13 декабрьдә Байраш авыл мәдәният йортында үз хәрби бурычларын Украина территориясендә махсус хәрби операция зонасында үтәүче Закиров Фандус белән очрашу узды, ул кыска вакытлы ялга кайтты. Кичәне Байраш авыл җирлеге башлыгы Губеев Әсхать Минзаһит улы ачып җибәрде. Авыл имамы һәм авылдашлар үзләренең изге теләкләрен җиткерде. Барысы да исәнлек-саулык, тизрәк өйгә кайтуын теләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы әзерләделәр.
.jpg)