13 декабрьдә исемендәге Республика балалар китапханәсендә Р. Миңнуллин «Гаилә масштабында уку» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурста 21 муниципаль районнан һәм Казан шәһәреннән 49 гаилә катнашты.
5 гаилә җиңүче дип танылды. «Иң иҗади һәм тату укучы гаилә» номинациясендә Кутяшовлар гаиләсе (Тәтеш шәһәре) булды.
Конкурста җиңүчеләргә искиткеч тәмле бүләкләр, китаплар, Казан шәһәренең төрле мәдәният учреждениеләрендә бушлай тамашаларга йөрү өчен сертификатлар тапшырылды. Шулай ук җиңүче гаиләләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына елны рәсми ачуга чакырулар тапшырылды.
«Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» ТР ДБУ Рәхмәт хаты белән әлеге конкурста актив катнашкан өчен балалар китапханәсе бүләкләнде.
.jpg)