Мәктәп укучылары командалары арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» Интеллектуаль Олимпиада

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

14 декабрьдә «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ базасында Идел буе федераль округы укучылары өчен  «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»  Интеллектуаль Олимпиадасының  муниципаль этабы узды.   Анда Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының сигез гомуми белем бирү оешмасыннан 48 укучы катнашты.

       Интеллектуаль Олимпиада  “Нәрсә?Кайда? Кайчан? »  төрендәге  гомуми интеллектуаль юнәлешле 20 сораудан (2 турда унар сорау) тора.  Сорауларның  бер өлеше Татарстан Республикасы халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм туган телләренә багышланган. 

    Барлык  ярыш төрләре  нәтиҗәсе  буенча призлы урыннарны түбәндәге командалар  яулады:

I урын: « Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе »  МБГББУнең  «Дуслык»  командасы;

II урын: « Олы Шәмәк урта гомуми белем бирү мәктәбе»  МБГББУнең «Акыллылык бәласы»  командасы

III урын: «Генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе»  ДБГББУнең  «Белгечләр»  командасы.

   Җиңүче   команда «Белгечләр»   «Нәрсә?Кайда? Кайчан? »  юнәлеше буенча Идел буе федераль округы  республика Интеллектуаль Олимпиадасының йомгаклау этабында катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International