“Җылылык бүләк итәм” акциясе

2023 елның 15 декабре, җомга

“Ханжин П.С  исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 6а сыйныф укучылары  (кл. җитәкчесе Хәмидуллина Г.Р.) “ Лидер” берләшмәсе әгъзалары белән берлектә (җит.Лазарева Л.Н.) Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары Вәкаләтләре тарафыннан оештырылган "Җылылык бүләк итәм" социаль урам акциясе үткәрделәр. Акция «Яңа ел»темасына багышланды.

Балалар Яңа ел геройлары костюмнары киеп шәһәр үзәгенә чыктылар, Тәтеш халкын якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котладылар, якыннарын сакларга, бәйрәмне якыннары һәм туганнары белән бергә  билгеләп үтәргә чакырып, листовкалар тараттылар. Яңа ел борынгыдан гаилә бәйрәме булып санала, әмма яңа ел каникуллары вакытында иминлек турында да онытмаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International