Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2023 елның 15 декабре, җомга

15 декабрь көнне Байраш мәдәният йортында "Теләкләр чыршысы" дигән тематик сәгать үтте. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән Яңа елны бәйрәм итү гадәтләре турында сөйләште. Балалар белән әңгәмәдә башка кеше өчен ниндидер яхшылык эшләргә омтылу, мохтаҗларга ярдәм итү, игътибар белән шатландыру - Яңа ел бәйрәменең чын могҗиза булуы турында сөйләштеләр. Аннары балаларга чыршы шарлары өләштеләр, анда һәркем Яңа елга үз теләген язды һәм "Теләкләр чыөшысына" элде, алар барысы да тормышка ашар дип өметләнде, чөнки барлык теләкләр матур һәм якты.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International