2023 елның 19 декабрендә Алаберде урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район семинары узды. Семинар барышында укытучы Кулидобри В.А. “Christmas in Great Britain” ачык дәрес-конкурс үткәрде. Барлык мәктәп укучылары инглиз телендә «Merry Christmas and Happy New Year» концертында катнаштылар.
Түгәрәк өстәл вакытында педагоглар актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм мастер-класслар күрсәттеләр.
