Бүген олы яшьтәге балалар белән «юл йөрү кагыйдәләрен саклыйбыз»дигән темага әңгәмә үткәрелде. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Буа шәһәре профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Вахитова Л.И. балаларның юл йөрү өлешендә куркынычсызлыгы турында мультфильмнар күрсәтте, балалар өчен автомобиль креслоларын куллану кирәклеге турында сөйләде, балалар белән «Юл билгеләре» дигән викторина үткәрде. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, транспорт төрләрен һәм аларның билгеләнешен билгеләделәр. Чара ахырында барлык тәрбияләнүчеләр китаплар бирелде.
.jpg)