Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Өченче буын университеты» өчен «Мәдәният мәгърифәте» курсы буенча Нобель премиясе язучы-лауреатларга багышланган «Илнең күренекле акыллары» дигән телдән журнал үткәрделәр.
Чара барышында катнашучылар Нобель премиясенә лаек булган рус язучыларының И. А. Бунин, Б. Л. Пастернак, М. А. Шолохов, А. И. Солженицын, И. А. Бродский исемнәре белән таныштылар. Әдәбиятта нинди казанышлары өчен шундый югары бүләккә лаек булганнарын белделәр. Чара барышында Иван Бунин, Борис Пастернак һәм Иосиф Бродскийның тирән мәгънәле шигырьләре яңгырады.
.jpg)