«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы

2023 елның 22 декабре, җомга

2023 елның 20-21 декабрендә «Ханжина П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»  базасында Бөтенроссия «Россиянең Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурсның муниципаль этабында район мәктәпләреннән 12 педагог катнашты. Укытучылар педагогик эшчәнлек тәҗрибәсен күрсәттеләр, ачык дәресләр үткәрделәр, мастер-класста белем бирү технологияләре һәм инновацион практикалар белән уртаклаштылар. Йомгак ясау мәгариф системасының барлык юнәлешләре буенча һөнәри осталык конкурсларының муниципаль этаплары тәмамланганнан соң тантаналы шартларда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International