Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2023 елның 22 декабре, җомга

11 - 21 нче декабрь көннәрендә  Яна Гыйсматуллина (район мәдәният йорты методисты) һәм Гөлия Лапытова (Башчы авыл мәдәният йорты мөдире) Казан дәүләт мәдәният институтының, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр өчен «Сабантуй «милли бәйрәмен үткәрү концепциясе» квалификациясен күтәрү программасы буенча белем тупладылар.

Программаны гамәлгә ашыруда  музыкаль белем бирү, театр иҗаты, хореография сәнгате, сынлы сәнгать һәм дизайн, социаль-мәдәни эшчәнлек һәм педагогика, кино һәм телевидение режиссурасы кафедраларының әйдәп баручы укытучылары катнашты.

Программа «Зеленодольск шәһәренең мәдәни үсеш үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе базасында практик мастер-класслар һәм стажировкалар белән тулыланды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International