23нче декабрьдә Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел тамашалары башланды. Бәйрәмнең беренче өлешендә мәктәпнең актлар залында балалар театральләштерелгән тамаша карадылар. Икенче бүлектә Чыршы янында җырлап-биеп күңел ачтылар, соңыннан Кыш бабай һәм Кар кызы кулыннан бүләкләр алдылар . Укучылар да ,әти-әниләр дә бәйрәмне бик ошатты, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
Бәйрәмдә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллов Рамис Хатыйп улы әзерләгән бүләкләрне алгач, барлык укучылар да, ата-аналар да рәхмәтләрен белдерде. Район башлыгының Яңа ел күчтәнәчләре мәктәпнең 737 укучысын сөендерде.
.jpeg)