25 нче декабрьдә Тәтеш районы китапханә хезмәткәрләренең үткән елга йомгак ясау һәм 2024 нче елга эшне планлаштыру буенча киңәшмәсе уздырылды.
Үтеп баручы елның эш нәтиҗәләре буенча китапханәнең методик- библиографик бүлеге мөдире Арисова Н.А, балалар белән эшләү буенча методист Авдеева Г.Н. чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар эш күрсәткечләрен анализладылар, аеруча мөһим мәдәни-агарту, китапханә чараларын билгеләп үттеләр, 2023 нче ел хисабының уңай һәм җитешмәгән якларын күрсәтеп киттеләр.
2024 нче елга эшне планлаштыру буенча үтемле киңәшләрен бирделәр, киләсе елга төп темалар һәм эш юнәлешләрен билгеләделәр.
Комплектлау һәм әдәбият белән эшләү бүлеге мөдире Чугунова Е.К. фондны саклау һәм документларны исәптән төшерү мәсьәләсенә тукталды.
Китапханә- информация бүлеге китапханәчесе Сасаева С.А. “Пушкин картасы” буенча эшкә нәтиҗә ясады, чаралар үткәрү буенча киңәшләрен бирде.
Библиограф-китапханәче Заһретдинова О.И. үзенең чыгышында 2024 нче елда булачак әһәмиятле юбилей даталарында тукталды алар А.С.Пушкинның тууына 225 ел, В.П.Астафьевның тууына 100 ел. Киләсе елда үтәчәк Гаилә елы, истәлекле даталарны еллык планга кертергә кирәклеген ассызыклады, мөһим сайтларга сылтамалар бирде.
Киңәшмә юбилярлар :балалар китапханәсе хезмәткәре Егоркина Н.Ю.,Килдеш җирлек китапханәчесе М.П. Кудашованы котлау белән тәмамланды
.jpeg)