Тәтеш мәктәбе хәбәр итә

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Бүген Буа дәүләт драма театрында белем бирү уку йортлары арасында татар балалар-яшүсмерләр театр коллективлары төбәкара "Ният" фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы узды. Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге  2 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Фантазияләр илендә» театр коллективы кече төркем категориясендә 3 урынны яулады.

"Фантазияләр илендә" коллективы (2 Б класс), театр берләшмәсе җитәкчесе, тәрбия буенча директор киңәшчесе Саматова Гүзәл Нәзил кызы жюриның югары бәясен алды. Балалар татар телендә "Шалкан" ("Репка") спектаклен тәкъдим иттеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International