Яңа ел квесты

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан 5 сыйныф кадетлары белән туган тел укытучысы Н.Р. Сиякина Яңа ел квесты үткәрде. Квест өчен биремнәр танылган татар язучысы Абдулла Алиш иҗаты буенча төзелде.  

Чара бөек әкиятче А.Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган иде. Кадетлар зур кызыксыну белән барлык станцияләрне дә уздылар: «Викторина», «Әкият героен бел», «А.Алиш әкиятеннән өзек инсценировкасы». Квест ахырында кадетлар Яңа ел сюрпризлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International