27 декабрь «Мәдәният волонтерлары» ихтыярый оешмасының Тәтеш бүлеге активистлары, «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Урюм авылы «Карлыгач» балалар укыту-сәламәтләндерү лагере балалары өчен «Яңа ел могҗизалары» дигән яңа ел программасы үткәрделәр.
Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйләнделәр, аннан шигырьләр сөйләп, җырлар җырладылар. Чара азагында һәр бала Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиулловтан яңа ел бүләге алды.
.jpg)