27 декабрьдә Урюм мәдәният йорты хезмәткәрләре сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Карлыгач" савыктыру лагеренда булдылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, сәламәтлек, уңышлар һәм иң яхшы теләкләр теләделәр. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы янында биеделәр, дәртле биюләр күрсәттеләр, җырлар җырладылар.
Чара азагында район башлыгы Алексей Абмаев котлау сүзләре белән чыгыш ясады һәм һәр балага Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан яңа ел бүләге тапшырды.
