Балалар бакчасында чыршы белән хушлашу узды. Кыш бабай, Кар кызы һәм Убырлы карчык балалар белән бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, уеннар уйнадылар. Балалар Кыш Бабайга язган шигырьләрен сөйләделәр һәм табышмакларны рәхәтләнеп чиштеләр.
Йомгаклауда Кыш бабай һәм Кар кызы белән "Яңа ел әкияте" конкурсында җиңүчеләрнең грамоталары һәм татлы бүләкләре тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Аларга иҗади уңышлар һәм иминлек телибез! Альбом фоторәсемнәре: https://vk.com/album-144828186_302215529
.jpg)