Яңа ел әкияте "Сандыкның биш ачкычы"

2023 елның 29 декабре, җомга

Яңа ел-әкият бәйрәме! Балаларның яраткан бәйрәме! Алар бу бәйрәмне озак көтәләр, әкияткә һәм могҗизага ышаналар. Өстәмә белем бирү үзәге педагоглары,  укучылар  өчен «Сандыкның биш ачкычы» исемле яңа ел әкият тамашасын күрсәтте.

Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларда сихри хисләр уятты. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары Василиса, Су анасы, Кикимора, Убырлы карчык  балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына алып керде. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, биеделәр, чыршы тирәсендә уйнадылар. Әкият ахырында Кыш бабай белән Кар Кызы килеп, барысын да Яңа ел белән котладылар.

Ә соңында барлык балалар да яңа ел шигырьләрен сөйләде һәм Кыш бабайдан татлы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International