Сезне 2024 ел белән котлыйм!
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде, бу аерым символизм бирә, чөнки Яңа ел – иң беренче чиратта гаилә бәйрәме.
Бер-беребезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт аркасында районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре дуслыкта һәм татулыкта яши.
Хөрмәтле дуслар! Узган ел җиңел булмады, ләкин без нык басып торабыз.
Ватанны саклаучыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, алар өйләреннән еракта туган ил, гаиләләр иминлеген һәм киләчәкне үсеп килүче буыннар өчен тәэмин итәләр. Якташларыбыз - чын геройлар! Без сугышчыларыбызга кирәкле ярдәм күрсәтүне, аларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Җиңү бездән булачак!
2024 ел мөһим сәяси вакыйгалар белән билгеләп үтеләчәк – Россия Федерациясе Президентын сайлау, ә сентябрьдә – җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау.
Без сезнең белән тавыш бирүдә актив катнашырбыз, илебез, республикабыз һәм районыбыз үсеше өчен җаваплы гражданлык сайлаулары ясарбыз дип өметләнәм.
Яңа ел җиңүләр һәм казанышлар белән тулы булсын, ә сезнең йортларыгызда җылылык, мәхәббәт һәм дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрсен.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!
Бәйрәм белән! Яңа ел котлы булсын!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов