Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк балаларның тууы теркәлгән. Бер баланың тууы бөтен гаилә өчен зур бәхет. Ә Тәтеш шәһәрендә яшәүче ирле – хатынлы Анжела белән Николайның берьюлы ике улы туа-алар өчен бу икеләтә бәхет. Матвей һәм Тимофей 1 декабрьдә Казанда бер минут аерма белән туганнар.
Яңа ел алдыннан Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов бәхетле әтине тормышта шундый мөһим вакыйга белән котлады, районда барлыкка килгән традиция буенча яңа туган балалар өчен ике урынлы коляска тапшырды һәм ата-аналарга балалар тәрбияләүдә ныклы сәламәтлек, зирәклек һәм сабырлык, ә Россия Федерациясенең яңа гражданнарына җиңел юллар һәм ачык юллар теләде!