5 гыйнвар көнне Тәтеш шәһәренең Җиңү паркында район мәдәният йорты эшчәннәре «Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, «Эх, син, кыш!» дип исемләнгән, уен программасы үткәрделәр. Чара барышында уен музыкаль күңел ачу программасы оештырылды. Балалар җитезлеккә һәм зирәклеккә биремнәр башкарып, актив катнаштылар. Әлеге чарада күңелле һәм дустанә мөнәсәбәт сизелде, балалар барысы да канәгать калдылар һәм татлы бүләкләр алдылар.
