Ярты гасыр бергә: Келәш авылында яшәүче Равил һәм Мәдинә Сөнгатовлар гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләп үттеләр. Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рамис Хатыйп улы Сафиуллов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярларны Келәш авыл җирлеге башлыгы Фәнил Хәлим улы Галимов котлады. Котлауларга җирлек сәркатибе Миләүшә Камалетдинова, мәдәният хезмәткәрләре кушылдылар. Әлбәттә, иң олы рәхмәт хисләрен балалары яңгыратты: ә алар алты балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, бу матур датага гаилә тулаем җыела алмады. Олы уллары Рамил махсус хәрби операциядә катнаша, ул теләкләрен телефон аша җиткергән.
