Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

5 гыйнварь көнне Келәш авылының спорт комплексында мәдәни-спорт чарасы булды. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм белән котлап өстәл теннисы уеннарына старт бирделәр. Ярышлар 3 яшь төркемендә уздырылды. Балалар арасында беренче урынны Диләрә Сөнгатова, хатын-кызлар арасында Раилә Сәләхиева, ир-егетләр арасында Әлфис Галимов яулады. Шул ук вакытта теләүчеләр шашка уеннары уйнадылар, тренажерларда сәламәтлекләрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International