Мәдәният яңалыклары

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

5 гыйнвар Алабирде авыл мәдәният йортында "Пушкин картасы" Федераль проекты һәм "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" Федераль проекты кысаларында, Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Без-илнең бер өлеше, без-Россиянең бер почмагы" дип исемләнгән туган якны өйрәнү квизы узды. Балалар ике командага бүленеп 5 станцияне уздылар, шулай ук әдәби һәм туган якны өйрәнү табышмакларын чиштеләр. Чарада катнашучылар үзләренең белемен генә күрсәтеп калмадылар, ә авылның тарихы һәм мәдәнияте, күренекле якташлары, туган якның үткәне һәм бүгенгесе турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International