Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

Келәш авылында Яңа ел бәйрәмнәре күңелле һәм файдалы үтә.Бу көннәрдә Кыш бабай белән Кар Кызының эше тыгыз булды. Елның беренче көнендә “Хатирә” фольклор төркеме гармунчысы, җирле шагыйрә Галия апа Камалетдинова юбилеен билгеләп үтте. Сөнгатов Равил абый белән Мәдинә апаның алтын юбилеен да читләп үтмәделәр Яңа ел бәйрәме хуҗалары, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән авылдашларының да күңелләрен күрергә өлгерделәр. Спорт комплексында спорт сөючеләр дә читтә калмады.

Бәйрәм дип махсус хәрби операциядә катнашучыларны да онытмадылар келәшлеләр. Яңа ел кичәсендә башланган хәйрия марафонында акчалата ярдәм җыелса, бәйрәм арасында окоп шәмнәре ясалды, кирәк-ярак җыю әле дә дәвам итә.

 

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International