Авыл китапханәләрендә төрле Яңа ел чаралары узды.
Чинчурино авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле яшьтәге балалар өчен «Урманда чыршы туды» дигән яңа ел әкиятен үткәрделәр. Программа барышында балаларга кунакка Кар Кызы, Кыш Бабай, Убырлы Карчык, Леший, әкиятләрнең башка геройлары килде.
Әкият геройлары белән күңелле һәм дәртле программа Иоково авылы китапханәсендә кунакларны көтте.
Лаптевка авылы мәдәният хезмәткәрләре «Сәлам, сәлам, Яңа ел» дигән конкурс-уен программасын үткәрделәр. Алып баручы, Кар Кызы һәм Кыш бабай балалар белән күңелле викториналар, конкурслар үткәрделәр.
Байраш авылы мәдәният хезмәткәрләре күңелле әдәби-музыкаль программа оештырдылар.
Олы Тархан китапханәсендә «Урманда чыршы туган» музыкаль кунак бүлмәсе оештырдылар. Китапханәчеләр балаларга бу җырның ничек барлыкка килүе, аның авторы кем булуы турында сөйләделәр. Монда ук Дуслар Өчен «Кышкы табышмаклар» конкурсы уздырылды. Башта Кыш Бабай табышмаклар әйтәте ә аннары балалар Кыш Бабайга табышмаклар әйттеләр.
Алаберде китапханәсендә «Могҗизалы бәйрәм Яңа ел» дигән әдәби-күңел ачу программасы үткәрелде. Яхшы традиция буенча, яңа ел каникулларында монда ук «Могҗизалар кыры» танып белү - күңел ачу уены уздырылды. Быел ул Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланды.
Кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен Олы Бисәр китапханәсендә «Яңа ел табышмагы» дигән әдәби уены уздырылды. Чарада катнашучылар бәйрәм атмосферасына чумдылар, искиткеч китапларны һәм яраткан әкият геройларын искә төшерделәр!
Олы Шәмәк авыл җирлеге китапханәсе кулланучылары өчен «Беренче укучы бул» акциясе узды. Акциядә катнашучыларны бу көнне күңелле сюрпризлар көтте: китапханәче тарафыннан котлау, беренче кунаклар өчен бүләкләр. Китапханәче үз укучыларына китапка һәм китапханәгә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде, Яңа елда ныклы сәламәтлек, матур кышкы ял, иминлек һәм яңа кызыклы китаплар теләде.
(8).jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
