5 гыйнварда, ел саен үткәрелә торган традиция буенча, Олы Шәмәк Мәдәният йортында Кыш Бабай призына бильярд буенча "Тылсымлы шар" турниры узды. Сигез катнашучы арасында, ныклы көрәштә, зур өстенлек белән беренче урын өчен призны Виктор Югушев яулый, икенче призлы урынны Илья Моисеев ала, ә өченче мактаулы урынны Герман Тимесков тартып ала. Калган катнашучылар Кыш Бабайдан татлы бүләкләр алдылар.