Кышкы каникуллар-рәхәтләнеп һәм сәламәтлеккә файда китереп ял итү өчен менә дигән вакыт.
3 гыйнварда "Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!»дип аталган спорт-уен программасы үткәрелде. Балалар төрле уеннар уйнадылар, җитезлек һәм тизлектә көч сынаштылар .
Башлангыч сыйныф укучылары Яңа ел "хатлар алмашу" чарасында катнаштылар. Яңа ел алдыннан балалар Санкт-Петербургтан хатлар ала һәм җавап итеп Яңа ел хатлары яздылар, конвертларга шулай ук кечкенә сувенирлар да салынды, хат эчендә киләчәктә дә язышу өчен үзләренең адресларын да калдырып, аларны Россия почтасы аша җибәрделәр
4 гыйнварда мәктәптә бадминтон буенча ярышлар уздырылды.
5 гыйнварда 7 сыйныф укучылары белән "төрле илләрдә Яңа ел бәйрәме"виртуаль экскурсиясе үткәрелде. Балалар төрле илләр буйлап мавыктыргыч виртуаль сәяхәткә чыктылар һәм аларның яңа ел традицияләре белән таныштылар.
9 нчы сыйныф укучылары өчен кышкы каникуллар да файдалы уза. Алар белән бергә математика, рус теле, география һәм туган (татар) теле буенча БДИга әзерлек буенча консультацияләр үткәрелде.