7 гыйнвар Бакырчы мәдәният йортында «Пушкин картасы» проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында «Раштуа шәме» дип исемләнгән мастер-класс узды. Балалар иң яхшы уйларын тормышка ашырдылар. Эш тиешенчә булсын өчен, материалны ничек дөрес әзерләргә, эшнең эзлеклелеге белән танышырга һәм үзләренең оригиналь бүләкләрен булдырырга тырыштылар.

