Кыш-елның бик матур вакыты! Ул барлык кырларны, скверларны һәм бакчаларны ак, йонлы япма белән каплады. Ә агачлар бизәкле күлмәкләр кигән. Бүген «Сабый» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Кышкы урман» темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар кышкы урманга походлар турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, табигать турында фикер алыштылар, картиналарны карадылар. Әңгәмә тәмамлангач, тәрбияләнүчеләр ватманга Кышкы пейзаж ясадылар. Мондый чаралар балаларда табигатькә һәм урман халкына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.
.jpg)