Үзәк китапханә хәбәр итә

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Өченче буын университеты» өчен рәссам Василий Перовның тууына 190 ел тулуга багышланган «Рәссам пумаласы аша тормыш хакыйкате» дигән арт - сәгать үткәрделәр.

Чарада рәссамның танылган картиналары репродукцияләре белән альбомнарның мультимедия презентациясе, шулай ук аның биографиясенең кызыклы, ә кайвакыт аз билгеле фактлары белән китаплар күргәзмәсе каралды. Анда катнашучылар Перовның тормышы һәм иҗаты, аның атаклы картиналарын, «Йоклаучы балалар», «Өч ат», «Ялга туктаган аучылар», «Гувернантканың сәүдәгәр йортына килүе», ясау тарихы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International