Үзәк китапханә хәбәр итә

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары өчен Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында рус галиме - химик Дмитрий Менделеевның тууына 190 ел тулуга багышланган «Рус фәненең гение» дигән медиа – сәгате үткәрделәр.

Китапханәчеләр катнашучыларга танып белү презентациясен күрсәттеләр, галимнең тормышы турында тарихи мәгълүмат сөйләделәр. Шулай ук укучылар галимнәрнең тормышы һәм аларның ачышлары турында сөйләүче китапларның зур коллекциясе белән таныштылар. Чара ахырында бөек галим турында кызыклы видеофильм каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International