3 май Тәтеш районы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Авдонинга бардылар.
Олы хөрмәт йөзеннән сугыш чоры җырларын ветеран өчен башкардылар, шулай ук аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.