Җиңү стенгазетасы- ПРОЕКТЫ

2024 елның 3 мае, җомга

Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык, үзенең колачы, дәрәҗәсе, әһәмияте белән ничәмә-ничә буыннар күңелен үзенә тартырдай вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист- илбасарларга каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән беркайчан  да җуймас. Ул еллар үткән саен калкурак, тарихи әһәмияте ягыннан тагын да олырак була бара.

Еллар үтә, буыннар алмашына. Менә инде Бөек Җиңүгә дә 79 ел. Без яу кырында башларын салган батырларның истәлеген изге саклыйбыз, тыл эшчәннәре алдында баш иябез, аларның каһарманлыгы турындагы истәлекне буыннан- буынга тапшырырбыз.

6А сыйныфы укучылары Бөек Ватан сугышы турында  проект эшләделәр.  Проектның  нәтиҗәсе итеп балалар  стена газетасы  формасын сайладылар.

 “Безнең максат: Гражданлык, патриотик хисләр тәрбияләү. Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. 20 нче гасырның 40 нчы елларында безнең халкыбызның нинди зур батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану белән  балалар күңеленә салу ", - ди өстәмә белем бирү педагогы Булатова Рузалина.

Проект җитәкчесе укучыларга  халкыбызның фаҗигасен аңлату , сугыш авырлыкларын тою, совет солдатларының батырлыкларына соклану, халкыбыз өчен горурлану хисен формалаштыру өстендә эш алып барды.

Еллар үткән саен без “беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый”  дигән әйтемнең матур сүзләр генә түгел, гражданлык җәмгыятен төзүнең. үзара килешеп яшәүнең мөһим шарты булуын тирәнрәк аңлый барабыз.Ә бу исә ветераннарга рәхмәтле булып, аларны һәрчак истә тотып, кадер- хөрмәт күрсәтүдән, үзеңне шушы батыр халыкның улы яисә кызы итеп тоюдан, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре күңелендә шушы җиңү тудырган бердәмлек хисеннән башка мөмкин түгел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International