«Яхшылык атналыгы» кысаларында «Форпост» студентлар иминлек хезмәте активистлары шефлык ярдәмен күрсәтүне дәвам итәләр.
Бу юлы форпостчылар Добрыниннар гаиләсенә килеп, йорт яны территориясен җыештыруда ярдәм итәләр.
Мондый игелекле эшләр мохтаҗларга ярдәм итеп кенә калмый, ә балаларга шәфкатьлелек, ярдәмчеллек һәм җаваплылык та өйрәтә.