9 май бәйрәме алдыннан Язгы игелек атнасы кысаларында мәктәбебез укучылары ата-аналар ярдәме белән Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар. Акциядә катнашучылар саны артуы, солдат хатларының эчтәлеге, бизәлеше яхшы якка үзгәрүе күңелләрне куандыра.