8 майда безнең балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган. «Туган илебез белән горурланабыз!» , исемле музыкаль — тематик бәйрәме булып үтте. Бәйрәмдә кунакта ветераннар хоры вәкилләре дә булдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар махсус кәеф белән сугарылган иде. Алар җырлар җырладылар, сугыш елларын чагылдырылган өзекләр күрсәттеләр, барлык тамашачыларга яулыклар белән бию бүләк иттеләр, солдат хатларыннан шигырьләр һәм өзекләр укыдылар. Балалар хәрби кинохроника кадрларын зур кызыксыну белән карадылар, ветераннар хоры башкаруында җырлар тыңладылар. Чара ахырында балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре, тәрбияләнүчеләр һәм бәйрәм кунаклары белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.