Без Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан торабыз. Бу көн һәр гаилә, һәр кеше тарихы белән мәңгегә бәйле, чөнки фашизмны җиңү – бөтен кешелек тормышына керткән өлеше! Бу җиңү өчен бик кыйммәтле бәя түләргә туры килде, без аңа йөрәгебездә һәм хәтеребездә саклап, сакчылрак карарга тиешбез. Буыннар истәлеген саклаучылар булып Бөек Ватан сугышы турында китаплар тора. Бу көнгә Үзәк китапханәнең уку залында «Порохом пропахшие страницы»китап күргәзмәсе бизәлгән. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар совет халкының Ватан һәм изге булган бар нәрсәне яклау хакына фронтта һәм тылда кылган батырлыклары турында сөйли. Сугыш турындагы әсәрләрдә тыныч тормыш өчен көрәшкән кешеләрнең уйлары һәм хисләре саклана. Китап битләре буйлап сәяхәт иткәндә, алар белән бергә сугыш авырлыкларын һәм мәхрүмлекләрен кичерәбез, һәлак булганнар турында кайгырабыз, батырлыклар кылабыз. Алар Бөек Ватан сугышы турында җентекләбрәк белергә, үткәнне тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк.