"Әкият" балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңү көне алдыннан «Әкият» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре район мәдәният йорты ветераннары хоры белән бергә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар һәм Көньяк микрорайон территориясендә Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә пихта үсентеләре утырттылар. Һәр утыртылган агач исемле. Алар  сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә утыртылды. Киләчәк буын тынычлык һәм баш өстендә чиста күк өчен гомерләрен биргән геройларның хәтерен сакларга һәм аларны хөрмәт итәргә тиеш. Мондый уртак акцияләр үсеп килүче буынга онытылмас тәэсир калдыра, балаларны әйләнә-тирә мохиткә сак карарга һәм ветераннарга җирдәге тормышлары өчен рәхмәтле булырга өйрәтә. «Әкият» балалар бакчасы коллективы «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ на нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм утырту өчен үсентеләр биргәне өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International