13 һәм 14 майда Казанда "Мәктәп бизнес-старты" республика проекты кысаларында мәктәп бизнес-компанияләренең финал өлеше узды. Уку елы дәвамында Татарстан укучылары бизнес-проектлар эшләделәр, бизнес-кейслар чиштеләр, эшмәкәрләр белән очраштылар, үзләренең эшкуарлык компетенцияләрен эшләделәр. Проектны оештыручылар тарафыннан бизнес-компанияләр бәяләнде һәм финалистларның 12 компаниясе сайлап алынды. Тәтеш районын П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш урта мәктәбе "СUTE CUPS" командасы (остазы: Т.С. Карабаева) лаеклы чыгыш ясады. Команда конкурста җиңүче булды һәм Мәскәүгә экскурсия сәяхәтендә җиңү яулады!