2024 елның 13 маенда, «В.Колотов исемендәге Комсомолец» стадионында «Татарстан Республикасының мәктәп футбол лигасы» проекты кысаларында егетләр һәм кызлар арасында футбол ярышларының зона этабы узды.
Зона этабында Татарстан Республикасының 6 муниципаль районыннан 10 егет командасы, 2012-2013 елгы егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынашты.
Уеннар нәтиҗәләре буенча П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе егетләре II урынны яулады.