Бүген «Сабый» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «Агач утырт»экологик акциясендә актив катнаштылар. Ә агачларны дөрес утырту өчен без «Тәтеш урманчылыгы» участок урманчысын чакырдык. Балалар олыларга зур рәхәтлек белән ярдәм иттеләр. Мондый акцияләр вакытында тәрбияләнүчеләрдә тирә-юньдәге табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаша. Чөнки синең аркасында матуррак булган дөньяны күрү бик күңелле!