15 майда Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме.
Гаилә-без яраткан, үрнәк алган, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Безнең мәктәп укучылары гаиләнең нәрсә аңлатканын, гореф-гадәтләр һәм гаилә кыйммәтләре, гаиләләренең яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр һәм сәнгать номерларын күрсәттеләр.
Без ышанабыз, һәр бала һәр кешенең тормышында гаиләнең никадәр мөһим булуы турында уйланды һәм аның гореф-гадәтләрен саклаячак.