11-15 майда «Дуслык» Тәтеш муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре командасы (Ильясова Ләйсән – Байраш Мәдәният йорты директоры, Ильясов Рамил – худ. Байраш авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Мусина Рушания-Б. Турминск мәдәният йорты директоры, Фәйзуллина Алсиня - Б.Атрясск мәдәният йорты директоры, Шаһиәхмәтова Алсу – Алаберда мәдәният йорты директоры) Казан шәһәрендә узган «әйде ШаяРТ» татар КВН лигасының республика телевизион фестивалендә катнашты.
Төп бүләк өчен республиканың төрле районнарыннан 29 команда көрәште. Уеннарга команда 5 көн дәвамында Зеленодольск шәһәренең «Мирас» лагеренда әзерләнә.
Гала-концертка әзерлек чорында редакторлык-авторлык эше, командаларны укыту, күңел ачу программасы каралган.
Уен 15 майда Казан шәһәренең «Чулпан» концерт залында узды. Командаларның чыгышларын КВН Татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдиев, «ТНВ» телеканалы алып баручысы Айваз Садыйров, юморист Җәвит Шакиров һәм җырчы Салават Фәтхетдинов бәяләде. «Дуслык» мәдәният хезмәткәрләре җыелма командасы телевизион сезон финалында уйнаячак командалар санына керде.