17 майда, «Велоледи/Веломастер» балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча район конкурсы узды, анда мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче 14 бала катнашты.
Балалар фигуралы велосипед йөртүдә, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә ярыштылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Колосок» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Сафиуллина Анна, Никоноров Матвей һәм Хуҗина Ралина, «Рябинушка» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Подгорнов Ярослав, Карпова Юля һәм Мусаев Адиль җиңүчеләр булдылар. Конкурста катнашучыларның барысы да «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ грамоталары һәм истәлекле бүләкләр алды.