Һәр баланың тормышында ярдәм кирәк булган мизгелләр була. Кайвакыт якыннарың белән үз проблемаларыңны уртаклашу авыр, ләкин онытма - " Син ялгыз түгел!». Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әңгәмә барышында алып баручылар чарада катнашучыларны беренче Ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук балалар аның ни өчен кирәклеген, нинди белгечләрнең ышаныч хезмәтендә эшләвен һәм нинди сыйфатларга ия булуларын, нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген белделәр. Балалар начар кәеф булганда, авыр хәлдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә нәрсә эшләгәннәре турында фикер йөрттеләр. Барысы да кызыксынып төрле уеннарда актив катнаштылар.Барлык катнашучыларга да ышаныч телефоны номеры белән листовкалар өләштеләр.

