Мәдәният яңалыклары

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

18 май Бакырчы авыл мәдәният йортында "2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе" күзәтү-конкурсы кысаларында "Мәхәббәт һәм хөрмәт түгәрәгендә" фестивале узды.

Мәдәният йорты фойесында авыл халкының иҗаты күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бакырчы авыл җирлеге Башлыгы Шәмсетдинов Илдар Мәхмүтгәрәй улы кунакларга һәм халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Фестивальне гаилә учагының җылысы турында сөйләүче театральләштерелгән пролог белән ачып җибәрделәр. Аннан фестиваль хөрмәтле Бакырчы авылы гаиләләре белән дәвам итте, алар үзләренең гореф-гадәтләре турында сөйләп үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International