«Форпост» үзәге активистлары СПИДтан һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган «Кызыл тасма» акциясен уздырды.
Бөтен дөньяда майның өченче якшәмбесендә ел саен билгеләп үтелә торган хәтер көне җәмәгатьчелекнең игътибарын ВИЧ/СПИД проблемаларына юнәлтү, хәбәрдарлыкны арттыру, корбаннарны искә алу һәм ВИЧ-инфекциялеләргә ярдәм итү өчен юнәлтелгән.
Активистлар шәһәр халкына тамчы формасында ясалган кызыл тасманы СПИД белән көрәш символын тараттылар. Аны киемгә беркеткәндә, без әйләнә-тирәдәгеләргә ВИЧ-инфекцион авыруларга теләктәш булуыбызны һәм СПИД корбаны булганнарны искә алуыбызны күрсәтәбез.