Келәштә Россиядә Гаилә елы уңаеннан “Пар канатлар” гаилә бәйрәме үткәрелде. Чара башланганда“Хатирә” фольклор коллективы татар халкының онытылган милли йолаларын күрсәттеләр. Бәйрәм кунаклары ярты гасыр һәм шуннан да озаграк парлап гомер кичерүче хөрмәтле авылдашларыбыз булды. Алып баручылар һәр гаилә турында җылы итеп сөйләделәр. Балалары аларга изге теләкләрен җиткерделәр, җырлар башкардылар. РОО “Интернационал хатын-кызлар оешмасы”ның рәсми вәкиле, Бөтенрәсәй “Татар гаиләсе” иҗтимагый оешмасының Тәтеш районы бүлекчәсе җитәкчесе Рима Гомәр кызы Сафиуллова гаиләнең әһәмиятлеген, анда гореф- гадәтләрнең сакланырга тиешлеген , мондый чараларның әһәмиятлеген ассызыклады.