Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Су-ул тормыш, бөтен нәрсәнең нигезе һәм бөтен җирдә. Бүгенге көндә су халыкның үсеше, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать ихтыяҗлары арта баруы, шулай ук климат үзгәрү нәтиҗәләренең начараюы аркасында җитди куркыныч астында тора.

"Сабый" балалар бакчасында "Суны саклагыз! " дигән темага әңгәмә үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр «табигатьтә су әйләнеше» төшенчәсен ныгыттылар, су ресурсларына сакчыл караш кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кечкенә балалар су үзенчәлекләре белән танышуны дәвам иттеләр.

Мондый чаралар үткәрү балаларда әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.

     

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International